Сөекле кызым Резедага
багышлыйм
Лейтенант Иванов ротасы урман эче буйлап зур саклык белән алгы позициягә таба китеп бара. Дошман самолеты күренә калса, тизрәк агачлар арасына яшеренергә уңай булсын дип, кызылармеецлар юлның ике ягыннан пар-пар тезелешеп баралар.
Юл ат, арба, машина эзләре белән тулы. Җәяүлеләр дә күп үткән булса кирәк: дымлы комда солдат итекләреннән, хатын-кыз ботинкаларыннан калган эзләр дә ярылып ята. Бу юл — бүгенге мәхшәрнең бердәнбер телсез шаһиты. Ике туганның бер үк эзгә басканын бары ул гына белә. Ә шулай да ул бу сәгатьтә нинди мәкерле тыныч һәм нинди буш.
Урман, үз-үзен тыңлагандай, хәрәкәтсез һәм тып-тын. Кояш чыккан вакыт. Мәһабәт төз наратларның очлары җылы нурга манчылып, рәхәт бер талгынлыкка бирелгәндәй, шылт та итмичә, тик кенә торалар... Берәм-сәрәм очраган усакларның көмеш яфраклары, таң сулышыннан уянышып, сөенә-сөенә уйнаган шикелле, җилфердәшәләр... Ачык урыннарда, җиргә таба сыгыла төшеп, хәрәкәтсез ак томан ята. Үлән эченнән узсаң, шунда ук итекләрнең йөзләре ялтырап чыга һәм эзләр, яшькелт-кара тасмадай, артта сузылып кала. Үсемлекләр¬нең исле пары борынны кытыклый һәм үпкәләргә сыланган кебек була. Озак килүгә дә, йөкнең авырлыгына да карамастан, тән ниндидер бер җиңеллек, күңел исә шул җиңеллектән гамьсез бер рәхәтлек тоя...
Ротаның арткы рәтендә кызылармеец Зариф, алдан баручы иптәшләренең тигез генә тирбәлгән аркаларына карап, салмак кына атлап бара. Аның йөзендә тыныч ваемсызлык. Бары тик кысыла төшкән күзләре генә аның эчке уйларына йотылып баруын күрсәтә.
Бу иртәнең җылы тынлыгы, урманның өлкән гамьсезлеге каядыр якында гына мәрхәмәтсез сугыш, кан һәм үлем барлыгын онытып торырга мәҗбүр итә, гүя сөттәй ак томан ул дәһшәтләрне үз эченә яшерә һәм кешедән ераклаштыра. Бу тыныч һәм сөенечле хисләр белән сулый торган табигатьтә кеше ничектер, үзе дә теләмәстән, алданучан була.
Чыннан да, Зариф кая барганын һич онытмаса да, хәзерге минутта иң гади, шул ук вакытта күңеленең һәркайчан сагынып теләгән уйларына йотылган иде: менә киң кырлары, зәңгәр урманнары белән гел хыялында яшәгән туган иле, һәр читән казыгына кадәр таныш авылы, сәке йөзлегендәге киртләчләренә кадәр күзе алдыннан китми торган өе, исенә төшергән саен тавышы ишетелгәндәй тоелган хатыны, ниндидер сөйкемле гадәтләре белән йөрәгендә сакланган баласы... Урам күпере... басу юлы... иген кыры... Тулы, тыгыз башакларын күтәрә алмыйча җиргә иелгән бодайлар... Быел нинди мул уңыш иде!.. Хәзер инде көн-төн ашлык сугалардыр.
Менә Зарифның колагына кайдадыр якында гына ашлык суккыч машинаның гөрләве, эре көлтәләрне тартып алып йоткан чакта үкереп куюы ишетелгән кебек булды.
Ул: «Кайда сугалар икән?» — дип уйларга өлгерә алмады, командирның:
— Һава! — дип кычкырганы ишетелде. Рота минут эчендә юлның ике ягына, агачлар арасына яшеренде.
— Менә сиңа молотилка! — диде Зариф, бер агач төбенә ятып, һәм алдануына башын селкеп куйды.
Самолет ераклашты. Лейтенант команда бирде булса кирәк, алда яткан кызылармеецлар ашыгып тора башладылар. Зариф та урыныннан кузгалды. Ләкин ул бер адым да атларга өлгермәде, үзеннән биш-алты метр гына читтә өч-дүрт яшьлек кыз баланың басып торганын күреп, ихтыярсыз тукталды. Баланың берәр якын кешесен күрергә теләп, тирә-ягына каранды, ләкин якында һичкем барлыгы сизелми иде. Зариф бик гаҗәпләнеп янә балага карады; бала чыннан да ялгыз иде. Ул үзе биеклек кенә бер куак янына баскан, кечкенә кулына берничә бөртек каен җиләге учлаган, шуны кабарга хәзерләнгән җиреннән туктап, зур соры күзләре белән Зарифка исе китеп карап тора. Озак елаудан аның күз төпләре шешенгән, түгәрәк битендә яшь юллары калган... Ләкин хәзер тынычланган, нинди хәлдә булуын оныткан, ахрысы — аяк астындагы җиләкләрне җыярга керешкән. Аның өстендә зәңгәр сукнодан җәйге пальто, башында фетрдан тегелгән кара шапочка, аны кызыл тасма белән ияк астыннан китереп бәйләгән; аякларында озын сары оеклар белән сары ботинкалар һәм бер аягында галошы бар, икенчесен төшереп калдырган, ахрысы.
Зариф бу баланың дошман явыннан качып баручылардан югалып торып калганын бик тиз төшенә, һәм аңарда кузгалган беренче теләк — баланы тизрәк күтәреп аласы килү булды. Шул ук вакытта ул ротадан аерылып калырга һич ярамаганлыгын да уйлап алды. Беренче хәрәкәте аның ротасы артыннан китү өчен юлга таба борылу булды. Ләкин ул, бер адым да атламастан, кинәт балага таба кире борылды, ашыгып аның янына барды да җитез генә күтәреп алды.
Бала куркуыннан:
— Әни! — дип кычкырып җибәрде һәм, җиләген йомарлаган кулы белән Зарифның битеннән этәреп, аякларын селкеп еларга кереште.
Зариф, баланы кысып тоткан килеш, аяк астында аунаган чыбыкларга, агач төпләренә абынмас өчен сикерә-атлый, ашыгып юлга чыкты. Шундый кыска вакыт үтүгә карамастан, рота шактый ераклашкан иде инде. Зариф, сыңар кулы белән иңендәге мылтыгын уңайлый төшеп, кызу-кызу атлый башлады.
Бала елап арыган, күрәсең; тиз арада аның елавы тавышсыз үксүгә әйләнде. Зариф кесәсеннән бер шикәр кисәге чыгарып, тузанын өргәләп, балага тоттырды. Бала башта башын селкегән булды, аннары шикләнеп кенә буш кулы белән шикәрне алды һәм йомарлап күкрәгенә кысты.
Зариф йомшак тавыш белән:
— Аша, аша! — диде һәм баланың аркасыннан сыйпап, сөеп куйды. Балага шул җитә калды: ул үксүеннән туктады, тынычланган кебек булды һәм, Зарифның кулында акрын гына селкенеп, тирә-ягына каранып бара башлады. Зариф баланың юка киеме аша йомшак тәнен, җылысын, тәмле исен тоя иде. Ниндидер бер ләззәтле сагыну белән шул йомшак тәнне, шул тәмле бала исен тагы да ныграк тоярга, ничектер үзенә сеңдерергә теләгәндәй, ул баланы акрын гына кыса, аркасыннан сыйпый... Һәм аның йөрәге төбеннән әйтеп биреп булмый торган сөенечле бер ярату хисе җылы дулкын булып күтәрелә бара иде. Зарифның да бит өч яшьлек Фәридәсе бар. Зариф та бит әти, һәм, бәлки, шушы минутта ул үз баласы белән бу бала арасында аерма тоймыйдыр, киресенчә, бу балага биргән мәхәббәтен һәм назын үз Фәридә¬сенә биргән кебек тоядыр. Ул, баланың йомарлаган кулын тотып, кипкән иреннәренә тидереп алды. Акрын, назлы гына:
— Әтиең, әниең бармы? — дип сорады, һәм аның тамак төбе кытыкланып, күзләре дымланып китте.
Бала ачык тавыш белән җавап кайтарды:
— Әнием дә бар, әтием дә бар... безнең әле тагын кәҗәбез дә бар. Бәтиләре ап-ак.
Зариф елмаеп, балага күтәрелеп карады:
— Шулаймыни? Кара син, ап-аклар икән... Ә әтиең кайда соң?
— Китте.
— Кая китте?
— Белмисеңмени? Фронтка, — диде бала һәм аз гына тынып торганнан соң исенә төшкәндәй,,— ул лейтенант, —дип куйды.
— Шулаймыни? Менә син нинди акыллы, әтиеңнең кем икәнен дә беләсең. Ә...
— Зариф кинәт сүзен бүлде. Ул: «Әниең кайда?»—дип сорамакчы булган иде, ләкин баланың исенә төшермәс өчен, тыелып калды.
Бала Зарифка тәмам ияләшеп өлгерде, күрәсең. Ул, тарсынмыйча, әүвәл бер кулындагы ике бөртек җиләген капты, соңра икенче кулындагы шикәрен суыра башлады.¬
Кинәт бөтен урман эчен дәһшәтле гөрселдәү каплап алды. Җир буйлап тетрәү йөгерде һәм һава дулкыныннан агачларның башлары селкенешеп куйдылар. Кайдадыр якында гына артиллерия атышы башланды. Зариф та, бала да бераз вакытка сүзсез калдылар. Ниндидер бер шомлы тынлык аларның эчләренә урнашкан кебек булды... Бала куркуыннан акрын гына калтырана башлады. Зариф аны үзенә кыса төште, һәм аңа икесенең дә йөрәкләре бергә типкән кебек тоелды.
Бераздан, бала елаган тавыш белән:
— Әни! — дип куйды.
Зариф акрын, сабыр тавыш белән:
— Елама, кызым, хәзер әниең янына барып җитәбез, — диде һәм үз тавышы үзенә баз эченнән килгәндәй тонык, саңгырау булып ишетелде.
Бала, Зарифка сыена төшеп, бер кулы белән аның муеныннан урап алды. Зариф, белмим баланы юатыр өчен, белмим үзенең эчке бер уеннан:
— Без кая барабыз? — дип сорап куйды.
— Әбиләргә кунакка, — диде бала җитди генә.
Зариф ихтыярсыз елмайды.
Шул арада алар юлның икегә аерылган җиренә килеп җиттеләр. Уңга аерылган юл белән рота китеп бара, сулдагысы исә якындагы станциягә илтергә тиеш. Биек һәм сирәк үскән наратлар арасыннан станция янындагы йортларның түбәләре дә күренә иде... Зариф хәзер чыннан да аптырашта калды. Нишләргә? Дөресен әйткәндә, ул һич туктамастан ротасын куып җитәргә тиеш. Ләкин кулында сыенып утырган бала аны ике юл чатында тукталырга мәҗбүр итте. Баланы ут эченә кадәр алып барырга мөмкин түгел. Ул соңгы өмет белән, хәтта чакырып, тирә-ягына каранды. Ләкин һичберкемнең килгәне яки китеп барганы күренми иде. Берничә секунд ул бөтен акылын җигеп уйланды. Хәтере ялгышмаса, аңа рота китеп барган юлдан бер тапкыр үтәргә дә туры килгән иде, һәм бу юл будка яныннан тимер юлны кисеп үтәргә тиеш кебек иде. Ул станция белән будка арасын эченнән исәпләп алды һәм балага күтәрелеп карады. Бала, Зарифның нәрсә уйлаганын сизенгән шикелле, зур булып ачылган күзләре белән аңа бик җитди карап тора. Бу караш Зарифның икеләнүен өзде; ул үз-үзенә катгый рәвештә: «Өлгерермен!» — диде һәм, баланы кулында ипли төшеп, йөгерә-йөгерә станциягә таба китеп барды.
Менә станциянең платформасы күренде. Аның алдында кызыл эшелон тора, ул хәзер кузгала булса кирәк — кешеләрнең ашыгып вагоннарга менүләре күренә.
Зариф станциягә килеп җитте, йөгереп платформага чыкты һәм тирә-ягына карарга өлгерә алмады, кара киемле ябык бер рус хатыны:
— Балам! — дип кычкырып, Зарифка ташланды.
Бала:
— Әнием! — дип, бөтен гәүдәсе белән хатынга сузылды, һәм Зариф баланың үз кулыннан киткәнен сизми дә калды.
Төнлә белән олы юлны немец бомбага тоткан вакытта баласын югалтып, соңыннан аны эзләп-эзләп тә таба алмаган ананың шушы минуттагы хәлен аңлатып бирү мөмкин булмас иде. Ул йөрәгенә сыеша алмаган шатлыгыннан сүзсез, бары ыңгырашып баласының кулларыннан, битеннән, чәченнән, күзләреннән үбәргә кереште.
Баланың кулыннан шикәре төшеп китте. Кемнәрдер алар янына җыела башлады.
Зариф баланы тапшыруга тирән итеп бер сулады, тирдән елтыраган маңгаен кулының сырты белән сыпырып куйды һәм ана белән баланың кавышу күренешенә ба¬ры соклану тулы караш кына ташлый алды. Бәлкем, шул секундта аның ана белән балага назлау сүзе әйтәсе, үзе¬нең исә мактау һәм рәхмәт сүзе ишетәсе килгәндер. Лә¬кин ана беренче тетрәнүеннән айнырга өлгермәс борын¬ ук, Зариф тимер юл буйлап йөгерә-йөгерә китеп тә барды.¬
Хатын, баласын күтәргән килеш, аның артыннан омтылып нәрсәдер кычкырды. Зариф артына карап бары кулын гына селкеде. Хәзер аның башында бер генә уй иде: ничек итеп ротаны тизрәк куып җитәргә, ничек итеп командиры алдына барып басарга һәм нәрсә дип әйтергә?
Менә алда тимер юл аша үтеп барган рота күренде. Зариф, мылтыгын иңеннән кулына алып, тагы да кызурак йөгерә башлады. Бәхеткә каршы, рота тимер юлдан ерак түгел бер агачлык ышыгына барып туктаган иде.
Ниһаять, Зариф килеп җитте. Аз гына читтәрәк папирос тартып торган, озын буйлы, чандыр гәүдәле командиры алдына барып басты, һәм кулын чигәсенә куеп:
— Иптәш лейтенант!.. — диде дә, тынын ала алмыйча, туктап калды.
Командир, Зарифның тирләп кызарган йөзенә текәлеп карап:
— Иң элек тынычланыгыз! — диде.
Бу сабыр тавыш Зарифны чынлап та тынычландырган кебек булды. Ул тирән генә итеп бер сулап алганнан соң, сүзләрен артык бутамыйча, кайда һәм ни өчен юк булып торуын әйтеп бирде.
Командир шактый дәшми торды. Зариф менә хәзер каты шелтә алам дип селкенергә дә куркып тора иде. Ниһаять, командир, папиросын җиргә ташлап, итегенең очы белән аны озак кына изгәләде, аннан акрын тавыш белән сорап куйды:
— Баланы кемгә тапшырдыгыз?
— Әнисенә...
Шул минутта ротадан бер-ике йөз метр уңга, агачлар арасына, снаряд төшеп шартлады. Һавага төтен, туфрак, агач ботаклары күтәрелде. Командир икенче папирос чыгарып ашыкмыйча гына кабызды, соңра алдында һич кузгалмыйча басып торган Зарифка:
— Сез зур изгелек эшләгәнсез, — диде. — Моның өчен мин сезгә рәхмәт белдерәм!
Зариф гаҗәпләнүдән күзләрен йомгалап алды. Командир моны күрде булса кирәк, аның җитди чырае, таң шәүләсе төшкәндәй, яктырып, йомшарып киткән кебек булды.
— Мин әйткәнне аңладыгызмы?
Зариф, дулкынлануыннан иреннәрен кысып, башын гына селекте.
— Инде хәзер урыныгызга барыгыз! Ярты сәгатьтән соң рота, агачлыкны үтеп, ачык җиргә чыкты һәм, цепька таралып, алдагы ут позициясенә таба юнәлде.
Бу — чын сугыш кыры иде. Биредә үлем никадәр әрсез, рәхимсез булса, тереклек шулкадәр үз-үзенә ышанучан, бирешмәс, мәгърур була белә. Биредә кеше бер алмаз бөртегенә әйләнә. Ул, күзгә күренмәс дәрәҗәдә кечкенә булуына карамастан, олы алмазның бөтен сыйфатларын үзендә саклый. Ул каты... Һәм ул нурлар чагылдыра.
Зариф снаряд шартлавыннан йөгергән һава дулкынының йөзенә бәрелүен сизә. Ул колагы төбеннән чинап, сызгырып үткән һәр пуля турында уйлана; гүя, ул пуля тисә, бары тик чеметеп кенә алыр кебек.
Чыннан да, Зариф, беренче мәртәбә сугышка керүенә карамастан, үзендә аңлавы читен булган бер тынычлык тоя иде. Күңелендә аның кояшлы иртә тынычлыгы, хыялы исә шул иртәнең нурлы матурлыгы белән тулы. Менә ул ирексездән муенын сыпырып куйды. Гүя шунда баланың кул җылысы йогып калган иде.
Җәй башының шифалы яңгыры, тузанлы юллар өстеннән тыпырдап, җитез генә явып үтте... Иртәнге яшь кояш та таулар шикелле күкнең түренә сузылган кара-зәңгәр болытлар өстеннән ялтырап килеп чыкты. Аның яктылыгы шундый мул, нурларының түгелүе шундый дәртле, җитез иде, хәтта кояш үзе дә бу юмартлыгыннан тынычлыгын җуеп, урынында тик тора алмыйча тибрәнә һәм бер кечерәйгәндәй, бер зурайгандай булып күренә иде. Аның әйләнәсендәге аксыл якты күк, алтын тузанында аунаган үтә күренмәле юка ефәкне кемнәрдер йөгерә-йөгерә җәйгән шикелле, һаман ачыла бара, һәм ераклашкан болытларның күкрәве аның өстен сыйпап, тигезләп үткәндәй тоела иде... Яңгырның соңгы тамчылары җиргә төшеп бетәргә өлгермәс борын, салават күпере дә калыкты. Аның бер башы тау итәгендәге сыек ак томанга төренгән иген кырына терәлгән, икенче башы, киң тугай аша дугаланып, Сакмар өстенә төшкән иде.
Рәхилә, ашыкмыйча гына килеп, урамга караган кечкенә тәрәзәне ачты. Өйнең бүрәнәләренә терәлеп үскән миләш агачының яфракларыннан берничә эре тамчы тәрәзә төбендәге гөлләр өстенә коелды. Бәбкә үләннәре өстендәге, энҗе бөртекләре шикелле, нур чәчрәтеп уйнаган тамчыларның яктылыгы, яңгыр исе белән аралашып, өй эченә иңгәндәй булды... Кинәт кергән һавадан өй түрендәге агач караватның ак чыбылдыгы җилфердәп куйды һәм аның эченнән хәлсез бер тавыш ишетелде:
— Кызым...
Рәхилә, тәрәзәдән борылып, агач карават янына килде һәм акрын тавыш белән:
— Нәрсә, әни? — диде.
— Чыбылдыкны күтәр... Менә шулай...
Чыбылдык эчендә, ике мендәр өстендә, үтә ябык авыру ана ята.
Ул кансыз юка иреннәре белән көчәнеп елмаерга тырышты, яртылаш ачык күзләрендә, әйтерсең кояшның бер бөртек нуры төште, аз гына җылылык белән елтыраган кебек булдылар. Ул, көрсенеп:
— Менә Алланың рәхмәтле яңгыры, — диде, һәм аның авыру күкрәгеннән сәламәт вакытындагы тавышы чыгып куйды.
Ана күптәннән каты авыру һәм ул бу урынга инде яңадан тормаска ятканлыгын яхшы белә. Ләкин тыныч җан белән үлемне көткән бу авыру анада соңгы сулышыннан аерылу минутын кичектерү теләге бик көчле: ул улын көтә. Бердәнбер улының фронттан кайтуын, менә шул кечкенә ишектән иелә төшеп керүен, елмаеп янына килүен, «Әни!» дип дәшүен күрергә тели иде. Бу гади сагыну гына түгел, бу — үзеннән соң каласы тормышның дәвамын күрергә тырышу, һәр тамчы каны белән йөрәге аша үткән ана мәхәббәтен соңгы тапкыр актыгына кадәр улына бирү теләге иде. Ул белә: ана белән ир бала арасындагы мәхәббәт бервакытта да андый ачыклык һәм юмартлык белән тышка чыга алмый. Әгәр менә ир булып җитешкән улы һәрвакыттагыча буйсынып башын игән, тартынып сүзсез торган оялчан кыяфәте белән каршында басып торса, ул бары бер сүз — «балам» дип үрелеп, аның маңгаеннан үбәр иде...
Ананың күңеленә шик киләме?.. Каты сугышның күп корбаннар алуын, кемнәрнеңдер газиз уллары, сөйгән ирләре, кадерле якыннары сугыш кырында торып калуын ул белә. Ләкин аңарда улын күрү ышанычы шундый көчле ки, һичбер нинди шик аның күңеленә кереп урын ала алмый иде. Гүя аның улы нинди генә хәтәр хәлләрдә калмасын, күпме генә ут эчендә йөрмәсен, барыбер исән-сау кайтачак. Бу — шулай, бу — көннең якты, төннең караңгы булуы кебек бәхәссез... Һичшиксез, аның газизе кайтыр, кайтырга тиеш!
Андагы бу ышаныч аның якыннарына да күчкән иде. Кызы Рәхилә, туганы белән төрле хәл булуын исендә тотса да, күңеле төбендә шактый тынычлык тоя. Бигрәк тә ана белән һәр көн туганы турында сөйләшү аның исән-сау кайтуын ничектер уйланусыз, пошынусыз көтәргә гадәтләндерде. Гүя ул фронттан, ут эченнән түгел, ә елдагы гадәте буенча күрше шәһәрдән, институттан каникулга кайтырга тиеш. Шулай да Рәхилә, уйланган минутларында бу гамьсезлекне сизеп, үз-үзеннән риза булмыйча, ихтыярсыздан тынычсызлана башлый иде.
Бүген июньнең егерме сигезенче көне... Туганы аның һәр елны шушы числоларда яки июль башларында институттан кайта торган иде. Әнисенең, туганнарының сөеп, сокланып карауларына каршы ул һаман бер сүз белән,—гүя аңардан шуны гына сорыйлар,— җавап кайтара иде:
— Әни, зачетларымны башкалардан элек биреп бетердем, сезнең янга кайтырга ашыктым.
Былтыр исә ул институтны тәмам бетереп кайтырга тиеш иде. Ләкин өйгә, туганнары янына шундый зур шатлыкның бәйрәмен бергәләп үткәрер өчен кайтасы вакытта, фронтка китеп барды. Ә өйдә аның бу кайтуын көтү әле һаман аларның йөрәкләрендә саклана. Һәрхәлдә, ана бүген, моны исенә төшереп, сүз кузгатмыйча калмас.
Кечкенә өй эче яңгыр белән юылып яшәргән көннең җылы яктылыгыннан киңәйгән кебек... Миләш агачының яфраклары аша төшкән кояш нурлары, өйнең идән-стеналарын эре-эре челтәрле бизәкләр белән чуарлап, тибрә¬неп уйныйлар. Өстәлдәге графинның түгәрәк бөкесе, ачык шкафның тар шүрлегендәге киртләчләренә кыстырган балкашык башлары бу шаян, йөгерешкән нурларны үзләренә җыялар, һәм үзләре дә кечкенә кояшчык шикелле тирә-юньнәренә күз камаштыргыч яктылык чәчеп балкыйлар... Куе-җиңел, хуш исле һава, өй эченә берьюлы мул булып керергә теләгәндәй, тәрәзәнең читләренә җыелган ак пәрдәне күтәреп-күтәреп куя һәм һәрнәрсәне иркәләп, сыйпап йөргән кебек тоела.
Ананың бүген кәефе яхшы. Бу шифалы һаваны сулавы аңа җиңел, рәхәт; зәгыйфь тәнендә, никадәр хәлсезлән¬гәнен сиздереп, ниндидер бер җылымса талгынлык йөри.
Рәхилә, кул эшен алып, тәрәзә янына утырды. Ул авыру анасы белән үзе башлап сөйләшүдән тыела. Ул шулай әнисеннән читтәрәк, аерым бер нәрсә турында да артык уйланмыйча, сүзсез утырырга гадәтләнгән иде. Аның уйлары, аяз күктә өзек-өзек аккан вак болытлар шикелле, акрын, сиздермичә, шәүләсез агалар.
Өй эчендә нурлы тынлык... Ачык тәрәзәдән батыр шаулап зур кара корт килеп керде. Өй эче бер минутка аның көчле бызылдавы белән тулды. Ләкин кортка урын тар, кызыксыз күренде булса кирәк, өй эчен бер әйләнде дә кире ачык, иркен һавага чыгып очты. Өйдә янә тынлык урнашты.
Ниһаять, ана башлап дәште:
— Кызым!
— Нәрсә, әни?
— Хәсәнемнең соңгы хаты килгәнгә күпме булды инде?
Рәхилә аз гына уйланды:
— Хәзер, әни... Унында алган идек... ике атна тулып узды.
Ана көрсенеп куйды:
— Озак... нигә язмый икән?
— Ул яза булыр, тик хәзер бит почта озак йөри.
Ана дәшмәде. Ул сәламәт вакытындагыча айнык тере булып ачылган күзләре белән көн яктысына карап ята. Тәрәзәдән төшкән яктылыктан аеруча сары булып күренгән йөзендә аның җитди тынычлык һәм нәрсәдер хакында уйлануы сизелә. Гүя кәефе яхшы, акылы ачык вакытта таркау уйларын җыярга, әйтәсе сүзләрен хәтеренә төшерергә тырыша.
Менә ул кызына текәлеп карап алды һәм янә сабыр гына сүз башлады:
— Кызым, сиңа сүзем бар.
— Тыңлыйм, әни...
— Хәсәнемне күргәч, мин күп тормам.
— Әни, нигә алай дисең?.. Хәсән кайтуга син терелерсең...
— Юк, кызым... Хәсәнем кайтканчы торсам, бик шөкер инде. Тик менә куанычымнан әйтәсе сүзләремне онытырмын дип куркам.
— Әни, ул кайткач, без бергә-бергә бик озак торырбыз әле.
Ана хәлсез-ялкау гына елмаеп куйды. Бу елмаюда гүя яшь баланың уйланмыйча сөйләнүенә соклану һәм ул сүзләрнең чынлыктан никадәр ерак икәнен ачык белү сизелә иде. Ләкин кызының ихлас күңелдән юатуы аңа ошады булса кирәк — ул, җиңел генә көрсенеп:
— Кем белә, Ходай кушып, бәлкем, терелеп тә куярмын әле,— диде.— Шулай да, кызым, исемә төшкәндә кайбер сүзләремне әйтеп каласым килә.
— Тыңлыйм, әни.
Ана бер генә секунд дәшми торды. Кипкән иреннәре өс¬теннән теленең очын йөртеп алды. Соңра акрын гына, сүз араларында кыска-кыска гына тыныш ясап, сөйләргә кереште:
— Алты кыз баладан соң мин бер ир бала күрдем... Ул бик яшь иде әле, без өй эчебез белән ятим калдык. Әтиең, мәрхүм, аны күз алмасы кебек саклап үстерергә васыять әйтеп калдырды. Менә без аны барыбыз да бергәләп үстердек... Тәрбияләдек... Укыттык. Син, ул укысын, кеше булсын дип, йортның бөтен мәшәкатен үз өстеңә алдың, мине карар өчен шушы яшеңә кадәр иргә чыкмый тордың... Инде минем беренче васыятем шул, кызым: Хәсән балам бервакытта да апаларын-сеңелләрен онытмасын, мине якын күргән кебек, аларны якын итсен... Кулыннан килгән ярдәменнән ташламасын. Бигрәк тә сине туган анасы кебек күрсен, синең күрсәткән хезмәтләреңне бервакытта да онытмасын...
— Хәсән туган җанлы бала, әни... Ул тарафтан тыныч бул. Үзең беләсең, ул безнең өчен үлеп тора иде бит.
— Әйе, Хәсәнем әтисе мәрхүмгә охшаган. Әтиең мәрхүм бик ипле, бик йомшак күңелле кеше иде. Бервакытта да беркемгә дә авыр сүз әйтмәде. Беркем белән дә сүзгә килеп, бозылышып тормады. Әйтәсе юк, мәрхүм бик сабыр холыклы, чыдам кеше иде... Хәсәнемнең әле үз башына дөнья көтә башлаганы юк. Менә исән-сау кайтыр... эшли башлар...
Шушы минутта Рәхилә почта таратучы Маһирәнең тәрәзә каршысыннан үткәнен күреп калды. Әнисенең нәрсә сөйләгәнен онытып, үз-үзенә һич исәп бирмәстән, урыныннан торып, ашыга-ашыга ишеккә таба юнәлде. Гадәттә, тирләгән сипкел битле Маһирә, бу йортта бик көтелгән, килгән саен бик якты йөз белән каршы алынган кеше булганга күрә, туп-туры өйгә кереп, кычкырып исәнләшә һәм:
— Менә, Хәмидә җиңги, улыңның үз кулыннан алып китердем,— дип, алып килгән хатын ананың күкрәге өстенә куя иде.
Аның һәр килүе бу сагышлы моңсуга, авыру тынлыкка төренгән кечкенә өй өчен чын бәйрәм була иде. Һәм Рәхилә, Маһирәнең килгәнен күреп, бервакытта да каршы чыкмый, алдан ук дусларча елмаю белән, ишектән күзләрен алмыйча, кергәнен көтеп тора иде.
Бүген ул ни өчендер каршы чыкты.
Капкадан кереп өлгергән Маһирә Рәхиләне күрү белән:
— Әһә, Рәхилә апа, күңеле сизеп, көтеп торган икән,—дип, көр тавыш белән кычкырып куйды. Иске күн букча¬сын¬¬нан бер бәйләм хатлар чыгарды һәм алдан ук билге¬ләп¬ куйган бер ак конвертны җитез генә алып Рәхиләгә сузды.
Рәхилә ак конвертны кулына алды, ләкин шунда ук кире бирәсе килеп куйды. Адресны язган кул һич таныш түгел һәм конверт бик юка иде. Ләкин шик юк: конверт аның исеменә иде. Ул, эчендә хаты барын белергә теләгәндәй, бармаклары белән капшап карады. Соңра ниндидер бер шомлы шикләнү белән ашыгып конвертны ачты. Конверт эченнән урталай бөкләгән кечкенә саргылт кәгазь чыкты. Аның сул почмагында бик үк ачык төшмәгән штамп иде.
Рәхилә бик тизлек белән — хәтта шундый тизлек бе¬лән,¬¬ әйтерсең йөрәге тибүеннән туктап тора иде — кә¬¬¬¬га¬зь¬¬¬не укырга кереште:
«...нчы танковый полк штабы шушының белән сезгә хәбәр итә ки, танк йөртүче сержант Хәсән Гыйльметдин улы Ишаев 1942 елның бишенче июнендә Ватаныбыз өчен немец-фашистларга каршы каты сугышта батырларча һәлак булды. Күмелгән урыны Курск өлкәсе, Рельски районы Костровка авылы янында, туганнар каберендә...»
Рәхилә кәгазьне ахырына кадәр укый алмады, каты итеп сул кулына йомарлады һәм, кинәт кенә борылып, өй ишегенә таба китте. Куанычлы хәбәр килү шатлыгын уртаклашуны көтеп торган Маһирә Рәхиләнең болай кинәт борылып китүеннән аптырап калды һәм, артыннан кычкырып:
— Рәхилә апа, бәй, нигә бер сүз дә әйтмәдең, кемнән соң, Хәсәннәнме? — диде.
Рәхилә китеп барышлый, гүя Маһирәгә түгел, һавага ташлагандай, бары:
— Әйе, дип кенә куйды.
Ул кемнәндер кача кебек иде. Маһирәнең: «Йә, нәрсәләр язган соң, тукта әле?» диюеннән котылыр өчен, тиз генә өйалдына кереп югалды. Инде өй ишегенең тоткасына тотынгач, ул ирексездән туктады. Өйгә, ана янына керү аның өчен шундый шомлы, шундый авыр, газаплы иде, әйтерсең ул хәзер менә баштүбән тирән бер бушлыкка егылырга тиеш. Ничектер кинәт бөтен тәне хәлсезләнгән, күз аллары караңгыланган кебек булды... Ләкин ул бернәрсә дә уйлый алмый иде әле, һәм аның кулы, «керергә кирәк» дигән карардан түгел, ә үзлегеннән ишекне ачты. Өйгә керүгә ул, ананың карашы белән очрашмас өчен туп-туры алдына карап, тәрәзә янына узды. Кызының кергәнен көтеп яткан ана тиз үк:
— Кем бар иде анда? — дип сорады.
— Мәрфуга җиңги. Иләк сорап кергән.
Ни өчен Рәхилә болай дип җавап бирде — ул һичбер вакытта да әйтеп бирә алмас. Әнисен алдау уе аның башына һич килгәне юк иде; бу шулкадәр көтелмәстән, уйламастан һәм шулкадәр табигый әйтелде ки, Рәхилә ихтыярсыз янә эченнән әле генә әйткән сүзләрен кабатлап куйды. Ана исә, хуҗа булып:
— Үткән бер алуларында ертып керткәннәр иде, әйтеп бирер идең, — диде.
Рәхилә дәшмәде. Әнисенең бу ялганны чынга алуы аны бер минутка ниндидер һәлакәттән коткарган кебек булды. Ләкин ул үзен һаман ялангач хәлдәге кеше сыман тоя, йөрәге аша өшү, калтырау йөри, һәм ана бер дикъкать белән караса, бөтенесен аңлар төсле... Чыннан да, Рәхилә баскан урыныннан кузгалырга курка, ул үз хәлен аңларга көчәнә, каядыр югалган уйлау куәтен табарга тырыша. Бәхетсезлек үзенең бөтен мәрхәмәтсез чынлыгы белән аның аңына барып җитмәгән кебек... Ул иң гади сорауларга җавап биреп маташа: «Хәсән үлгәнме?» — «Әйе, үлгән».— «Хәсән инде кайтмасмы?» —«Юк, кайтмас».— «Чынмы бу?.. Чынмы бу?..»
Сүзе бүленгән ана:
— Кызым, син мине тыңлыйсыңмы? — ди.
Бәлкем, бу аның икенче дәшүедер. Рәхилә күзләрен йома:
— Әйе, әни...
— Менә, кызым... Нәрсә әйтмәкче идем соң? Хәтерлә¬рем бик таркау шул... Әйе, менә, Алла боерса, кайтыр... Эшкә керер... Укуын бетергәннән соң аның беренче башлап эшләве генә бит әле... Яшь, тәҗрибәсез... Кемнәр белән очрашмас, кемнәр белән бергә булмас... Кешенең төрлесе — яхшысы, яманы була... Шуңар күрә, кызым, ныгытып әйтеп каласым килә: берүк эшендә гадел була күрсен...
Һәм ана ашыкмыйча гына улының эштә, тормышта ничек булырга, үзен ничек тотарга тиешлеген сөйли. Рәхилә исә, кыймылдарга куркып, анасына кырын басып тора һәм күзләрен ачарга көче җитми. Менә Хәсән аның сул кулында... Юк! Хәсән үзе биредә шикелле... Рәхиләнең аңын бер секундка томан каплады һәм аның йомык күзләре алдына бик ачык булып туганы Хәсән килде: гүя ул шушы ак конвертны тотып ишектән килеп керде. Рәхиләнең колагына аяк тавышы, ишекнең ачылганы ишетелгән кебек булды... Туганы ни өчендер яланбаш... Ләкин ник бер үзгәрсен... нәкъ әүвәлгечә, ябык, нечкә озын буйлы... Тик йөзе генә, студент вакытына караганда, шактый олыгайган... киң маңгаена салгаланып кара чәче төшкән... Кечкенә күзләре куаныч белән елтырыйлар, ул тарсынып елмая, гүя кинәт, көтмәгәндә килеп керүеннән уңайсызлана төсле (ул шулай һәркайчан кызлар кебек оялчан иде)... Иреннәре аның кыймылдыйлар, ул нәрсәдер әйтә шикелле, тик тавышы ишетелми... Һәм менә кулындагы ак конвертны әнисенә суза...
Рәхилә куркынып күзләрен ачты, башын селкеп куйды, һәм аңына кайту белән башына килгән беренче уй «Ник элек әни үлеп, соңыннан бу хәбәр килмәде? Ни өчен бу гаделсезлек?» дигән уй булды.
Ул инде хәзер ананың сүзләрен тыңлый алмый, ул сүзләрнең һәртөрле мәгънәсе югалды, тик утлы күмергә акрын гына өргән җил шикелле, йөрәгенең чыдамаслык әрнүен генә үстерә, көчәйтә... Һәм Рәхилә зур булып ачылган күзләре белән тирә-юненә хәлсез ялварып карана. Ана исә һаман сүзен дәвам иттерә:
— Инде миннән соң, кызым, аның белән син каласың. Син аны карап үстердең, үзең аның белән бергә үстең. Сез бик дус идегез. Хәтереңдәме, ул, «Рәхилә апай!» дип, артыңнан калмыйча ияреп йөри иде... Инде, кызым, сиңа васыятем шул: бервакытта да аның белән араң бозылмасын, исемегез кешеләр теленә гайбәт булып кермәсен. Син олы була бел. Минем урынга каласың... Ана бул... Бервакытта да ярдәмеңнән, акыллы киңәшеңнән ташлама... Ул бик яшь бит әле... Син инде аңардан күзләреңне алма... Кызым, ник дәшмисең?
Рәхилә әнисенә таба атлады. Кинәт ул үзендә шундый хәлсезлек — әйтерсең тәненнән бөтен канын суырганнар — шундый бер хәлсезлек тойды... Тезләре акрын гына сыгыла кебек... Менә хәзер әнисенең аяклары өстенә ава, күкрәгеннән ярсу ычкына: «Ах, әни!» — ди, ләкин яшьләренә буыла һәм сүзсез генә, бөтен тәне белән калтыранып елый, елый да елый... «Ах, аңа үзе һәм әнисе шундый кызганыч, алар шундый бәхетсезләр, шундый ялгыз-бәхетсезләр...
Юк, Рәхилә аумады. Бу — берничә секунд башының томан эчендә йөзүе иде, бу — тау кебек газапның бик төптән күтәрелеп бугазга килүе иде. Рәхилә аны кире йота алды, ул турайды, ул тирән-тигез генә сулады, акрын-тыныч кына:
— Ярый, әни! — диде.
Һәм ана үз нәүбәтендә кызына ихтирам тулы күзләре белән карап:
— Рәхмәт, кызым, мин сиңа ышанам! — диде.
Алар арасында тынлык урнашты. Рәхилә, бу сүз бүленүдән файдаланып, тышка чыгарга ашыкты. Ул ананың Хәсән турында яңадан сөйли башлавыннан котылырга, аз гына вакыт ялгыз булырга, ичмасам, бер тулы итеп һава суларга кирәклекне тоя иде. Ләкин ул туп-туры чыгып китәсе урынга, әүвәл өстәл янына килеп, ни өчендер буш стаканны кулына алды, китә башлагач, яңадан борылып, аны кире урынына куйды, соңра ишеккә таба китте.
Ишектән чыгуга, ул чак кына апасы Хәлимә белән бәрелешмәде. Аның алдында җирдән калыккан шикелле, ашыгып килүдән кызарган, еш сулыш алудан күкрәкләре бер күтәрелеп, бер төшеп һәм бөтен тәненнән эссе бәреп торган апасы Хәлимә басып тора иде. Рәхилә, аның борчылулы сорау белән текәлгән күзләрен күрүгә, кулыннан тотып, үзеннән калдырмыйча, тизрәк йорт алдына алып чыкты.
— Син нәрсә, берәр нәрсә ишетеп килдеңме?
— Маһирә, хат бар, диде.
— Йә?
— Син хатны уку белән бик үзгәргәнсең. Маһирәгә бер сүз әйтмичә өйгә кереп киткәнсең...
Рәхилә каты итеп иреннәрен кысты.
Хәлимә аның кулын кинәт кенә тартып куйды:
— Йә, әллә миннән дә яшерер идегезме?
— Акрын, синнән беркем дә яшерми.
— Нигә әйтмисең соң, хат кемнән?
— Хат... фронттан.
— Хәсәннәнме?
— Апа, сабыр бул... Хәсән үлгән...
Хәлимә, чак ишетерлек итеп:
— Үлгән? — диде, артка таба ава башлаган кебек булды, ләкин кинәт әче кычкырып, бөтен гәүдәсе белән алга, ишеккә таба ташланды:
— Әнием, әнием...
Рәхилә стена булып Хәлимәнең алдына басты, кулы белән каты итеп иңбашыннан тотып алды һәм көч белән җиргә таба иде.
— Тукта...
Бу минутта Рәхиләнең туры гәүдәсе тагы да үсә төшкәндәй булды. Менә ул күкрәген алга таба чыгарып басып тора, һәм моңарчы күренмәгән ниндидер бер көч, мәрхәмәтсез усаллык булып, аның йөзенә калка. Йомыла төшкән күзләрендә хәтәр бер коры чаткы кабына... Ләкин бу һич таныш булмаган кыргый көчнең кинәт шундый олы булып тууы апасын бик үк куркытмасын өчен (бу хәле аның үзенә дә шомлы булып тоела), ул тыелырга тырыша, тик тыелу аңа зур авырлык белән бирелә. Ачулы тавышында эчке калтырану сизелә, ул акрын сөйләргә тырыша.
— Нишлисең син? Бер кайгы җитмәгәнме сиңа? Берьюлы ике кайгы булсын дисеңме, аз гына уйлыйсыңмы син? Әйтүең белән үтерер идең бит. Белмисеңмени, ул ишектән күзләрен алмыйча аны көтә? Юк, әни моны белергә тиеш түгел. Ишетәсеңме?..
Хәлимә Рәхиләнең кискен кушуына чарасыз буйсынды. Ул хәлсезләнеп бөгелде, башын кулларына салды, ничектер кечерәеп калды... Һәм, тәмам ихтыярын югалт¬кан бала шикелле, үксеп-үксеп еларга кереште.
— Апа, җитәр дим, ишетәсеңме, җитәр дим.
Хәлимә тыела алмый, елавы һаман көчәя бара. Рәхилә, борчылып, тирә-юненә карана. Читән буйлап күрше хатынның чишмәдән менеп килгәнен күрә, тиз генә Хәлимәне иңбашыннан тотып, селкеп ала:
— Тукта дим. Әнә Сабира җиңги безгә таба килә. Яхшы түгел, тыела бел. Бала түгелсең бит.
Хәлимә тыелырга тырыша, йомарлаган кулын авызына куя, үксүен чыгармас өчен, бармакларын тешли... Алар икесе дә күрше хатынга аркалары белән борылып торалар. Тыныч, үзара сөйләшеп торалар кебек... Һәм күрше хатын, бу ике туганның шушы минутта башларыннан нәрсә кичергәннәрен һич белмәстән, акрын гына алар яныннан үтеп китә. Рәхилә белән Хәлимәгә исә аның якынлашуы, узуы һәм ераклашуы бер гомер булып тоела.
Күрше хатын ераклашуга, Рәхилә йомшак кына дәшә:
— Апа, бәгырем, бар, кайт.
Хәлимә, суларга һава җитмәгәндәй, башын күтәреп:
— Хәсән туганым, Хәсән туганым, син кайда? — ди һәм янә үкси башлый.
Рәхилә Хәлимәнең чәчләреннән сыйпый:
— Апа, бәгырем, чыдыйк, бик авыр булса да чыдыйк. Бер безнең башка гына төшкән хәсрәт түгел бу... Апа, бәгырем, тыңла мине, бар кайт, балаларың белән бул, аларны сөй, тынычлан.
Һәм, култыгыннан алып, ашыкмыйча, сакланып кына капкага таба илтә. Хәлимә буйсынып атлый, хәлсез башын Рәхиләнең иңбашына сала, елавыннан туктый.
Рәхилә Хәлимәне тынычландырыр өчен уйлап, ләкин үз-үзенә әйткәндәй:
— Сугыш бу... — ди.
Хәлимәне капкадан озату белән Рәхилә өйгә, әнисе янына ашыга... Өйдә тынлык. Өйдә җан иясе юк шикелле... Тик ачык тәрәзәләрнең ак пәрдәләре генә салмак җилфердәшә. Рәхилә сакланып кына агач карават янына килеп әнисенә карый. Ана йоклый. Ялгыз калган сабый бала шулай иркә, йомшак һаваның назлап сөюеннән йоклап китүчән була... Әйе, авыру ана бала тынычлыгы белән йоклый. Саргаеп кипкән кечкенә йөзендә аның —әйтерсең уйларын, газапларын ниндидер сихерле кул сыпырып алган — тыныч гамьсезлек.
Рәхилә, чебен кунып борчымасын өчен, акрын гына ак чыбылдыкны төшерә һәм аяк очы белән генә басып кире өйдән тышка чыга. Ишегалдының түренә узып, бакча рәшәткәсе буендагы яшел чирәмгә утыра.
Гаҗәп, Рәхилә үзендә елыйсы килү тоймый. Ә ул ялгыз калгач тыела алмам, елармын дип уйлаган иде. Бәлки кайчан да булса бер елар, һичшиксез елар... Ә хәзер... Юк, бик тырышып караса да елый алмас иде. Яшьләре аның эчендә кибеп бетте һәм күңелендә тыныч бушлык, аз гына моңсу тыныч бушлык урнашып калды. Әмма моңсу бушлык төбендә, кайдадыр бик тирәндә, кагылырга хәтәр сызлавыклы бер төер ята. Рәхимсез ачу-нәфрәт төере бу! Һич шик юк ки, Рәхилә менә шушы минутта бәдбәхет дошманны үз кулы белән рәхәтләнеп буар иде, буар иде һәм... җиңеләеп калыр иде. Сугыш бит бу, үлем өчен түгел, тормыш өчен сугыш!
Хәсән!.. Әйе, Рәхилә аны карап үстергән иде. Янә үстермәсмени? Әгәр үз баласы булмаса, апаларының, сеңелләренең балаларын карап үстерер. Бер Хәсән урынына ун Хәсән үстерер!
Юк, бу минутта кайгысы бик зур булса да, Рәхилә елый алмый... Кулы тойган җир, аркасыннан сөйгән кояш, күзләренә караган чәчәкләр тыныч булырга кушалар, сүзсез, бары үзләренең шушында, аның әйләнәсендә булулары белән юаталар. Чыннан да, Рәхилә салкын-тыныч. Тик чигәсендә аның әле үзе күреп өлгермәгән ике бөртек чал чәче елтырый...
Авылдан ике километр ераклыкта сөзәк сырт буйлап тимер юл үтә. Авыл очындагы Галимҗан абзый йортының тәрәзәсеннән карасаң, нәкъ каршыда карт юкә агачлары ышыгына яшеренгән кечкенә кызыл кирпеч станция бинасы һәм сарыга буяган кызыл түбәле җыйнак каралтылар күренә. Станциядән ике якка сузылган берничә рәт юллар кайчан буш була; тик теге яки бу тупиктагы ялгыз вагон, онытылып калган шикелле, моңаеп тора... Кайчак исә ул юлларга озын-озын эшелоннар килеп туктый. Күп вакытта вагоннарның ишекләре ачык була, һәм аннан кешеләр сикерешеп төшеп, арлы-бирле йөри башлыйлар. Кайвакытта исә, вагоннар ябык була һәм алар җепкә тезгән уенчык вагоннар төсле булып күренәләр: гүя, аларның кара тәгәрмәчләре бик юка, җиңел һәм чак җиргә тиеп, хәзер тәгәрәшеп китәргә торалар. Кара паровоз ерактан, чабыш айгыры шикелле, бик сылу, дәртле, кыю булып күренә һәм, пошкырган саен, һавага бер-бер артлы тезелешеп киткән кечкенә ак болытлар тарата.
Галимҗан абзыйның хатыны Мәрьям абыстай өйнең кечкенә тәрәзәсеннән шул күренешкә — карт юкәләр ышыгындагы тәбәнәк кызыл станциягә һәм аңардан ике якка сырт буйлап «көмеш дилбегә» төсле сузылып киткән юлга карап торырга ярата иде. Элек аның мондый гадәте юк иде. Ул ара-тирә авылның башка хатын-кызлары белән бергәләшеп станция каршысына йомырка, сөт, май алып бара, пассажирларга алып килгән нәрсәләрен татарча мактап-мактап сатарга тырыша һәм, тубалы, шешә-ләре бушап калса, күтәренке кәеф белән тизрәк өйгә, карты янына кайтырга ашыга иде. Кыскасы, станциягә, поездларга күптән ияләшкәнгә күрә, аларны бар дип тә белми һәм тәрәзәдән карап тору теләге бервакытта да күңеленә килми иде.
Инде сугыш башлангач, өч улы шул кечкенә станция¬дән, кызыл вагоннарга утырып, кояш батышына таба фронтка киттеләр. Мәрьям абыстайның исәбенчә, алар кайчан да булса шул ук юл белән, шундый ук вагоннарга утырып, шушы кечкенә станциягә кире кайтып төшәргә тиешләр иде. Һәм менә ул күңеле моңсу сагыш белән тулган яки бер дә сәбәпсез эче пошкан минутларда тәрәзәдән тимер юл буена карап торырга гадәтләнде. Күп вакыт станция буш була, бер яктан да поезд килгәне күренми. Мәрьям абыстай йөрәге төбеннән күтәрелергә маташкан өметсезләнүне басарга тырышып, акрын гына сулап, тәрәзәдән китә. Кайвакыт исә ул сырт буйлап станциягә таба килгән озын эшелонны күрә. Сырт өстеннән караган кояштан кечкенә кызыл вагоннарның зур кыек күләгәләре авыл ягына таба төшкән, һәм бу бер-берсеннән тигез яктылык белән аерылган кыек күләгәләр яшел чирәм өстеннән бик кызу куып баралар, ә рельслар буйлап җиңел кара тәгәрмәчләрдән калышмыйча чуар яктылык йөгерә. Менә күкрәген киерә төшеп барган паровозның кечкенә җиз трубасыннан кинәт ап-ак пар ишелеп-ишелеп һавага күтәрелә, аннан артка таба кызу гына йөзеп китә, поезд өстендә һавада чак сизелерлек вак кына якты дулкыннар тирбәнеп кала... Ә бераздан Мәрьям абыстайның колагына сузып кычкырткан гудок тавышы килеп ишетелә. Бу тавышны ул салкын кан белән тыңлый алмый, бу тавыш аның йөрәгенә төшә, һәм ул, сихерләнгән кеше шикелле, поезддан күзләрен аера алмый. Ул аның станциягә килеп җитүен, вагоннарның тавышсыз, салмак кына бәрелешеп туктауларын, поезддан кешеләрнең төшүен һәм авыл юлына кемнең дә булса килергә чыгуын көтеп, күзләренә җәелгән яшь томаны аша озак карап тора. Өч улының кайсысы булса да, кайчан да булса бер, килгән поезддан төшеп, авыл юлына чыгар бит! Ул бит, шушы тәрәзәдән карап тора торгач, авылдашларыннан берничә кешенең фронттан кайтуларын беренче булып күргән дә иде.
Бүген исә Мәрьям абыстайның кәефе бигүк әйбәт түгел иде. Аның бөтен тәне авыраеп, башы томаланып тора һәм кул-аяклары хәлсез яналар. Ләкин ул, кәефе ничек булуына карамастан, иртә торырга гадәтләнгән. Карты белән килене Камилә кыр эшенә йөргәнгә күрә, ул һәр көн, алардан иртәрәк торып, үзләрен ашатып-эчертеп озату хәстәренә керешә. Камилә торып, су китереп, сыер савып кергәнче, аның казан асты ягылып, бәрәңгесе пешеп, самовары куелып өлгергән була. Бүген дә шулай, кәефе начар булуга карамастан, килене белән картының тышкы эшләрне бетереп керүләренә чәй урынын хәзерләп куйды. Өстәлдә җиз самовар үзалдына, бары үзе өчен генә моңланган шикелле, акрын гына шаулап утыра, олы табак белән китереп куйган бәрәңгедән, ашыйсы килүне котыртып, җылы бу күтәрелеп тора.
Менә Галимҗан абзый, кулларын угалап, өстәл артына кереп утырды. Бер олы кайнар бәрәңгене алып, мул итеп тозлап, авызын тутырып капты. Соңра кәефләнеп кысылган күзләре белән Мәрьям абыстайга карап:
— Карчык, нигә болай бик боексың? — диде.
Мәрьям абыстай икеләнеп җавап бирде:
— Әллә тагы, үзем дә белмим, башым авырта.
Галимҗан абзый карчыгының сүзләренә артык игътибар итмәде. Ул бары:
— Бирешәсең, карчык, бирешәсең! — дип кенә куйды.
Мәрьям абыстай картына дәшмәде. Ул үзендә картаеп өлгергән кешеләрдә еш була торган, сөлек шикелле бөтен хәлен суырган авыр бер бушлык тоя иде. Уй юк, бернинди сизү юк, тик күз кабакларын авырайткан гәүдәне һаман урынга сөйрәгән хәлсезлек кенә бар. Бу саңгырау хәлсезлек аның бөтен әгъзаларына, ниндидер бер чирнең ашыкмыйча килүе төсле, акрын гына җәелә бара һәм колаклары эчпошыргыч бер тоныклык белән туктаусыз шаулап тора иде.
Карты белән киленен эшкә озаткач, Мәрьям абыстай иренеп кенә чәй урынын җыештырырга кереште. Килененең ун яшьлек кызы Зәйнәп кызу-кызу гына идәнне себерде дә каядыр чыгып йөгерде. Мәрьям абыстай ялгыз калды, һәм бу ялгызлык аңардагы авыр бушлыкны тагын да тирәнрәк, тагын да саңгыраурак иткән кебек булды. Аның бары урынга гына ятасы килә иде. Ул хәтта, гадәте буенча, тәрәзәгә барып, тимер юл буена карарга да иренде. Чәй урынын җыештырып бетүгә, мич буендагы сандык өстенә менеп, аркасын мичкә терәп, бөрешеп кенә ятты. Күпме-азмы ятканнан соң, ул йокыга талган кебек булды. Ләкин бу таза йокы түгел иде. Аның йомык күзләре алдында ниндидер танырга мөмкин булмаган күренешләр һәм кешеләр томан эчендә, еракта йөзәләр, ә колакларында, бик ерактан ишетелгән буа тавышы шикелле, тонык кына гөжләү шаулый. Ләкин аның акылы тәмам оеган һәм сизгерлеге тәмам сүнгән иде.
Менә бервакытны аның колагына:
— Әни! — дигән тавыш ишетелде, ләкин аңына барып җитмәде, тик гәүдәсе генә сискәнеп куйды. Күпмедер вакыттан соң бу тавыш якында гына, нәкъ колагының төбендә, бик ачык булып ишетелде:
— Әни!
Мәрьям абыстайның бөтен тәне буйлап кискен калтырау йөгерде, ниндидер бер саташулы төштән котылырга теләгәндәй, ихтыярсыз башын чайкап куйды һәм авырайган күз кабакларын ачты.
Аның өстенә иелеп, кече улы Гомәр елмаеп карап тора иде. Мәрьям абыстайның күзләрендә бер секундка саташулы курку кабынган кебек булды. Гомәр, һаман елмайган килеш, тыныч кына:
— Әни, курыкма, бу мин, — диде.
Мәрьям абыстай, терсәкләренә таянып, урыныннан күтәрелергә тырышты. Аның иреннәре кызу-кызу кыймылдый башлады: әллә ул шатлык авазы белән кычкырырга тели иде, әллә кызу гына пышылдап, берәр дога укымакчы иде. Тик ул чак ишетелерлек хәлсез тавыш белән бары:
— Улым, йа Алла, Гомәрем, синме бу?! — дип кенә әйтә алды.
Гомәр, әнисенең ике кулыннан йомшак кына алып, аны урыныннан торгызды:
— Мин инде, әни, мин. Әллә күзләрең начар күрәме?
Мәрьям абыстай, хәлсезлектәнме, әллә сүз таба алмау җәфасыннанмы, улына сыенып, акрын гына елый башлады.
Шул арада ишек бусагасында Зәйнәп күренде. Ул бер генә секундка тукталды һәм өй эчен яңгыратып:
— Абый! — дип бер кычкырды да яшен тизлеге белән ишектән кире тышка атылды.
Тын өйдә көтмәгәндә кыска гына яңгырап куйган Зәйнәп тавышы Мәрьям абыстайны, ниһаять, йокылы-уяулы хәлдән тәмам чыгарды. Аның бөтен авыру хәлсезлеге кинәт өстеннән коелып төшкән кебек булды. Ул, күзләрен сөртә-сөртә, берьюлы кайткан җан терелеге белән сөйләнә башлады:
— Менә рәхмәт яугыры! Төшемме бу дип торам. Поезд кычкырганын да ишетми калганмын лабаса.
Соңра ул нәрсәдер эшләргә кирәклекне кинәт исенә төшергән, ләкин тәгаен нинди эш икәнен ачык кына белмәгән кеше шикелле ашыгып ишеккә таба китте, кире борылып янә улына килде.
— Балам, утырыр идең, аякларың арыгандыр... Ходаем, әтиең дә китеп өлгерде. Булмаса, артыннан барыйм әле. Колхоз ихатасында түгел микән.
Ул янә ишеккә таба китә башлады, ләкин Гомәр аны туктатты.
— Әни, син йөрмә. Зәйнәп мине күрде бит. Ул әти артыннан йөгерде булса кирәк.
— Шулаймы?! Ходаем, зиһеннәрем таралып китте. Төшемме дип торам. Үзем көтә идем бит, көтә идем, йөрәгем сизә иде. Йа Раббем, догаларымны бушка куймадың, инде Шакир белән Фатихымны гына күрәселәрем калды.
Шул арада тыштан кызу атлаган аяк тавышлары ишетелде һәм, ишек ачылып, Галимҗан абзый белән килене Камилә һәм Зәйнәп килеп керделәр.
Галимҗан абзыйның йөзе җыеп ала алмаслык тоташ бер елмаюга әйләнгән; ничек кенә тыныч булырга тырышмасын, аның да иреннәре агарган һәм акрын гына калтыраналар...
Ул, ике кулын сузып, каршысына күтәрелгән улына таба атлады.
— Улым, Гомәр!
— Саумы, әти!
— Бәрәкалла, бәрәкалла. Куаныч белән күрешер көннәр бар икән.
Камилә дә каенесе белән ике куллап күреште. Ул чак ишетелерлек итеп:
— Гомәр! — диде дә соңра: — Исән кешеләр бер кайталар! — дип үксеп елап та җибәрде.
Зәйнәп исә, янә: «Абыем!» — дип кычкырып, Гомәрнең муенына ташланды. Галимҗан абзый, артында торган урындыкка утырыр-утырмас кулларын күтәреп, битен сыйпагандай итте дә килененә карап йомшак кына:
— Килен, балам, елама! — диде. — Менә берсе кайтты, синеке дә кайтыр. Хәбәре юк-югын, ләкин бит әле еларга да сәбәбе юк. Сабыр бул! Улым, бөтенләйгәме?
— Юк, әти, вакытлы гына...
— Алай, бөтенләй үк түгел икән, ә! Һем-м, күпмегә соң?
— Мин бик азга.
— Шулай да ике айгамы, бер айгамы, күпмегә?
— Юк, әти... мин бик аз вакытка, бары бер генә сәгатькә!
Бу хәбәрнең тәэсире барысына да шундый булды ки, гүя ул Гомәрнең авызыннан чыкмады, ә кайдандыр, стена аша килгән ят, ямьсез бер тавыш булып ишетелде, һәм алар бу тавыштан ничектер барысы берьюлы кинәт катып калдылар. Галимҗан абзый улына кызганыч елмаю белән, ышанмыйча карый, Мәрьям абыстай исә, бөтенләй таңга калып, бернәрсә аңламаган кыяфәт белән, күзләрен зур ачып, улына текәлгән иде.
Гомәр хәлне төшендерергә ашыкты:
— Безнең эшелон станциядә, әти... Без госпитальдән фронтка китеп барабыз. Поезд бераз торасы булганга, мине менә сезнең белән күрешеп чыгар өчен бер генә сәгатькә җибәрделәр.
Галимҗан абзый, әйтергә сүз таба алмаган шикелле:
— Азрак, улым, азрак, азрак, — дип мыгырданып куйды. Соңра исенә төшкәндәй: — Син, Гомәр, булмаса, иртәгә икенче поезд белән китәрсең, — диде.
— Һич булмый, әти, мин үзебезнең поездга өлгерергә тиешмен!
Бу катгый сүзләрдән соң барысы да бераз вакыт нәрсә әйтергә дә белмичә аптырап тордылар. Алар шундый көтмәгәндә очрашу шатлыгы белән шундый тиз, кинәт аерылышу авырлыгын бер үк вакытта аңлау, тоюдан гаҗиз иделәр. Алар бу бер-берсе белән сыеша алмый торган ике капма-каршы хиснең кайсын чынга алырга, кайсына ышанырга, кайсысы белән бу минутта яшәргә кирәк¬лекне белмиләр иде. Камилә үзе дә сизмәстән елавыннан туктады. Мәрьям абыстай яңадан хәлсезләнде, әлеге бушлык аны янә үз эченә йота башлады. Тик бары Зәйнәп кенә, бернинди китүне белергә дә, ишетергә дә теләмичә, үзенең яңгыравыклы тавышы белән:
— Юк, юк... Китмисең, абый, китмисең! — дип кычкырып, Гомәргә тагын да ныграк сыена төште, аның муенына нечкә беләкләре белән тагын да ныграк уралды.
Галимҗан абзый алдына, бер ноктага төбәлеп карап торганнан соң башын күтәрде, карчыгы белән килененә карап алды һәм тавышын күтәрә төшеп:
— Йә, нәрсә мәрткә киткән шикелле катып калдыгыз? — диде. — Кешенең минутлары санаулы... Килен, самоварыңны тизрәк өлгерт! Анасы, нәрсәң бар, хәзерлә!
Ватан сугышының дәһшәтле көннәреннән берсе иде.
Көзге караңгы төндә кечкенә генә җимерек станциядә ике эшелон очрашып, янәшә туктадылар. Боларның берсе тылдан фронтка яңа хәрби часть алып баручы эшелон, икенчесе фронттан тылга яралылар төяп кайтучы санитар поезды иде. Эшелоннар икесе дә, бик озын булып, гел кызыл вагоннардан торалар. Тик санитар поездының гына паровозга якын очында бер-ике классный вагоны бар, ә калганнары исә кечкенә чуен мичләр куеп җылытылган теплушкалар иде.
Станция дигән нәрсәнең үзе дә, бер генә бер каралтысы да юк — бар да җимерелеп беткән. Тик юллар буенда берничә кат юан бүрәнәләр түшәп һәм балчык өеп эшләнгән зур гына землянка ялгызы калкып тора... Бөтен станциясендә ник бер генә тычкан уты җемелдәсен —әйләнә-юнь морҗа эчедәй кап-кара. Ләкин еракка күз ташласаң, сугыш барган якта, кайдадыр офык артында ук, күк чите буйлап сузылган кандай кызыл шәүлә тибрәнә. Янамы анда берәр зур авыл, туплар атышы шулай чагыламы — моннан карап белеп булырлык түгел.
Бөтен әйләнәдә фронтка якын җирләрдә генә була торган үле тынлык хөкем сөрә. Хәтта эшелоннар башындагы ике кап-кара паровоз да тып-тын тора, әйтерсең казаннарын сүндереп, аларны ташлап киткәннәр... Эшелоннарны томалап куйганнар диярсең, берсеннән-бер көлгән, сөйләшкән тавыш та ишетелми, төшеп-менеп йөрүче дә күренми. Тик араларыннан узганда, туктала биреп колак салсаң, бер яктагы кызыл вагоннардан ара-тирә каты хырылдау, икенче яктагы теплушкалардан авыр ыңгырашу ишетелеп кала. Берәүләр соңгы тапкыр йокы туйдыралар, икенчеләр бер күз йомарга гаҗиз булып яталар, күрәсең.
...Теплушкаларның берсендә түбәнге сәкедә каты яралы яшь лейтенант — татар егете ята. Егетнең хәле авыр, уң аягы аның тездән югары киселгән, ә санитар поезды юлга чыккач, аңарда гангрена башланды. Менә бер тәүлек инде ул, ни йоклый, ни уяна алмыйча, ярым һушын югалт¬кан хәлдә ята. Вакыт-вакыт ул аңына килә, шул чакта авыр газаптан талган күзләрен ача, янында басып торган ак халатлы шәфкать туташын күрә, аның салкын кулын маңгаенда тоя. Бер мәлгә егет үзен җиңеләеп киткәндәй хис итә, хәтта уң аягы бар, ул кычыта кебек тоела аңа... Ләкин бу хәл озакка бармый, тагын бөтен тәне буйлап ут тарала, күзләрендә бизгәк чаткысы кабына. Бераздан егет күз кабакларын акрын гына йома һәм, һушын югалтып, яңадан эссе томан эчендә йөзә башлый. Яткан урынын да, туташның кагылуын да, хәтта шприцның очлы энәсен дә ул инде тоймый...
Шулай үлем тырнагыннан ычкына алмыйча газапланып ята егет. Врачларның өметләре аз, гангренаның никадәр хәтәр нәрсә икәнен алар яхшы беләләр. Бигрәк тә юл шартларында авыруның хәлен җиңеләйтү бик читен эш иде.
Бу кечкенә станциягә килеп туктагач, күпмедер вакыттан соң, егет тагын бер мәлгә һушына килде. Талган, инде бу дөньядан китә башлаган күзләрен ачты, вагон эченә сибелгән зәгыйфь сары яктылыкны, шул тонык яктылыкта басып торган ак халатлы шәфкать туташын күрде. Тышта вагон стенасына ышкылып кына яуган көзге вак яңгырның әкрен генә кыштырдавын ишетеп алды. Кара янып кипкән иреннәрен хәлсез ялап куйды —эчәсе, бик эчәсе килә иде аның...
Шәфкать туташы моны аңлады, алюмин кружкадан аңа бер йотым су эчерде. Егетнең рәхмәт әйтерлек хәле юк иде, ул бары аз гына җылына төшкән күзләрен туташка күтәреп, кара керфеген генә сирпеп куйды.
...Әллә шул чакта, әллә чак кына соңрак, егетнең колагына каяндыр җыр ишетелде. Татарча җыр!.. Егет, өне ка¬тып, тынып калды. Нәрсә ишетә ул, кемне ишетә? Йа Хода, аның Таһирәсе җырлый түгелме соң? Шул ич, шул, Таһирә тавышы! Кайда ул?.. Егет, үзен белештермичә, яткан җиреннән кинәт бер омтылып куйды. Шунда ук аның күз аллары караңгыланып китте, башы хәлсезләнеп, мен-дәр читенә авып төште. Шәфкать туташы, куркынып, тиз¬рәк аның кулын алды, пульсын капшады. Әмма егет һу¬шын¬нан язмады, дөресрәге, һичнәрсәне, һичкемне сизмәс булса да, җырны ишетүдән туктамады. Яңадан бөтен дөнья¬сы эссе томанга йотылса да, җыр... җыр калды.
Ә бу җыр чынлыкта бар иде, ул янәшәдәге эшелонның бер вагоныннан килә иде. Әгәр теплушка белән кызыл вагонның ишекләре бер-берсенә капма-каршы туры килгән булсалар, ишек яңагына сөялеп, кулларын шинель җиңнәренә тыгып җырлап торучы кыз, ихтимал, үзе дә күренгән булыр иде. Ләкин теплушканың аз гына ачык ишегеннән ут яктысы кыздан читкәрәк, кызыл стенага тар гына сары юл булып төшкән иде.
Күзгә күренмичә, берничә адымда гына җырлап торган кыз ялгызы гына булса кирәк, чөнки бүтән беркемнең дә тавышы-мазар ишетелми иде. Ихтимал, ул төнге дежурда торадыр, шунлыктан, ахрысы, иптәшләренең татлы йокысын бозарга теләмәгәндәй, ничектер тыелып, әкренрәк җырларга тырыша кебек... Әмма аның иркен, матур, аз гына калынрак күкрәк тавышы төнге тирән тынлыкта бик ачык булып ишетелә иде.
Кыз, үзенең ниндидер яраткан көен эзлиме, бер җырны башлый да, бетермичә икенчесенә күчә, бераз җырлагач, туктап тынып тора, аннан тагын акрын гына башлап китә. Үзенә күбрәк ошаган кайбер көйләрне озаграк та җырлап куя, әмма ул кем дә булса мине ишетәдер дигән уйны күңеленә дә китерми иде, әлбәттә.
Искиткеч таныш, якын тавышны ишетеп, беренче тирән тетрәнүдән соң егетнең рухи хәлендә гаҗәеп бер үзгәреш туды: ул җырлаучының кем булуы белән кызыксынмас булды. Күрәсең, аның сүнеп бетмәгән аңы могҗиза булуына — Таһирәнең кул сузымы гына җирдә җырлап торуына ышана алмады. Хәер, кем җырласа да барыбер түгелмени, тик җыр булсын, җыр туктамасын. Татар җыры, Таһирә җыры, туган ил җыры... Аһ, моңнардан да кадерлерәк һәм ләззәтлерәк нәрсә булырга мөмкинме соң?!
...Һәм вагон стенасына ышкылып кына яуган вак яңгыр аша әкрен-ачык ишетелгән җыр, күктән иңгән ак канатлы фәрештәдәй, егетне ут эчендә яткан җиреннән сак кына күтәреп, каядыр еракка, татлы хыял дөньясына алып менеп китте. Аның хәтта тәне, һавада йөзгәндәй, җиңеләеп калды, акылы ничектер бердән яктырып китте, сизгерлеге искиткеч үткенләште. Җырны инде ул хәзер моң итеп кенә ишетмичә, гаҗәеп ачык сурәтләр тезмәсе итеп тә күрә иде.
...Менә кыз әкрен генә башлап, аннан тавышын күтәрә төшеп, сузып кына җырлый:
Сарман буйлары, ай, киң ялан,
Печәннәре җитәр бер заман шул,
Печәннәре җитәр бер заман...
Һәм егетнең күз алдына үтә ачык булып, әллә кайларга кадәр җәелеп яткан чуп-чуар чәчәкле болын килә. Үлән башларын, чәчәкләрне селкетеп, йомшак кына җил исә, имеш. Каяндыр, тургай сайрауларына кушылып, чалгы янаган тавышлар ишетелә кебек, йомшак җил кибеп яткан покосларның хуш исен китерә кебек, тик егет печән чабучылар ягына нигәдер борылып карый алмый, имеш. Ул да булмый, аның күз алдына бормаланып киткән тар гына болын юлы килә. Хәтта бер мәлгә егет үзе дә ике рәт үлән арасындагы тәгәрмәч эзеннән, җылы туфракка ялан¬аяк баса-баса, китеп бара кебек, ә каршысына киез эшләпә кигән, таяк таянган ак сакаллы бер бабай килә кебек.
Күпмедер вакыт узгач, кызның тагын моңлы җыры ишетелә:
Кояш бата, айлар калка,
Бик ямансу шул чакта...
Һәм егетнең күз алдына үзләренең шәһәрдәге кечкенә өйләре килеп баса. Эңгер-меңгер вакыты, имеш. Өйдә әнисе ялгызы гына икән. Менә ул, ак яулык бәйләгән кечкенә карчык, ут кабызып, бисмилласын әйтә-әйтә, тәрәзә пәрдәләрен төшереп йөри, тәрәзә төбендәге гөл¬ләрнең кипкән яфракларын чүпләп-чүпләп ала, имеш. Өстәлдә яңа гына кайнап чыккан самавыр тора икән. Әнисе аның институттан кайтканын шулай чәй әзерләп көтә, имеш.
— Әнием, әнием! — ди егет, эченнән үксеп, һәм аның йомык күзләреннән сыгылып терекөмештәй кайнар яшь бөртекләре кипкән иреннәренә акрын гына тәгәрәп төшәләр. Шәфкать туташы кулын аның маңгаена куеп, иелеп, нидер сорый шикелле, ләкин егеткә гүя Таһирәсе дәшкән кебек тоела.
Шул чакта кыз, тирән бер сагыш белән:
Инде кемнәргә карармын
Өзелеп сагынганда...
— ди.
Һәм егет ике куллап Таһирәсенең башын күкрәге¬нә кыса, имеш, йөзен аның күперенке чәчләренә куя, и¬меш,¬¬ иреннәрен аның җылы, йомшак муенына тидерә, имеш:
«Бәгырем, бәгырем, күз нурым! Нигә алай дисең, нигә елыйсың? Без мәңге, мәңге бергә ич!»
Һәм кыз, башын аның күкрәгеннән алмыйча, назланып, зарын әйтә кебек:
Сагынам үзем, юлда күзем,
Саргайды нурлы йөзем...
Юк, юк, бүтән аерылу юк. Инде без бергә, дустым, мәңге бергә!.. Менә алар җитәкләшеп, ашыга-ашыга, Идел тавына менәләр, имеш. Тау бик биек икән, туктап-туктап тын алалар, кулларын җибәрмичә, сүзсез генә бер-берсенең күзләренә карап, бәхетле елмаялар, тагын кузгалып китәләр... Ниһаять, менеп җитәләр, йа Хода, нинди киңлек, нинди киңлек, нинди чиксез нур һәм ямь дөньясы бу туган җир! Шундый җиңел, шундый рәхәт аларга! Менә алар, тотынышкан хәлдә кулларын киң җәеп, таудан күтәреләләр һәм пар аккоштай елгалар, кырлар, урманнар өстеннән шул чиксез нур дөньясына очалар, очалар...
Кыз җырлавыннан кайчан туктады, каршыдагы эшелон кайчан тавыш-тынсыз гына кузгалып китте — егет моны сизмәде. Ул инде яңадан аңына килә алмады. Ә икенче көнне санитар поезды тагын бер җимерек разъезд¬га җитеп туктады. Кызыл теплушкадан егетнең үле гәүдәсен носилкага салып чыгардылар да юлдан ерак түгел бер калкулык өстендәге ялгыз нарат төбенә илтеп күмделәр. Күмеп беткәч, туфрак өеменең башына кечкенә фанер кадакланган казык утыртып куйдылар. Фанерга кара буяу белән егетнең исеме, фамилиясе, туган һәм үлгән еллары язылган иде. Күмүчеләр, башларыннан салып, кабер әйләнәсендә бераз тынып тордылар да аннан барысы берьюлы вагоннарына таралдылар.
Поезд китте, ялгыз кабер торып калды.
Кинәт җил исте, биек нарат, эре яңгыр тамчыларын җиргә коеп, салмак кына башын чайкады. Күктәге салынкы соры болытлар, кемгәдер юл ачкандай, икегә аерылдылар. Шунда ук зәңгәр ачыклыктан, бәхилләшергә соңга калгандай, ашыгып кояш карады. Нарат төбендәге кабер өсте, әйтерсең егетнең җирдә калган, үлмәгән һәм мәңге үлмәячәк якты хыяллары белән кинәт нурланып балкыды.
Караңгы төндә каршы очраган эшелонның вагон ишегенә сөялеп, ялгызы гына моңаеп җырлаган кыз исә чыннан да бу егетнең сөйгәне Таһирә иде.